- тырнак
- 1. Кеше бармакларының очына үскән каты мөгез катлау 2. Күп кенә хайван яки кош бармакларының очында очлы, кәкре мөгез матдә 3. күч. ТЫРНАГЫ – Рәхимсез хакимлек, бәйлелек 4. Чананың табаны белән үрәчәсен тоташтыра торган тешләрнең берсе. Тәгәрмәч тугымын бүкәнгә беркетә торган агачларның берсе; киги 5. Баганага менгәндә аяк киеменә беркетелә торган һәм эчкә бөгелгән ягына тешләр ясалган урак сыман тимер җайланма. Тауларда, таш кыяларда яки юеш үләндә йөргәндә таеп егылмас өчен аяк киеменең табанына беркетелә торган ыргак сыман җайланмалар 6. Салам түбә өстенә аркылы яткырылган колгаларны тотып торыр өчен буй колгаларга беркетелгән кыска агач казык. Түбәдә су улагы беркетелә торган агач казык 7. Берәр әйберне тотып тору өчен металл яки башка нәрсәдән ясалган теш 8. лингв. иск. Куш җәяләр. ТЫРНАК ГӨЛЕ – 1. Күп өлешлеләр семь. озын сабаклы, ал, кызыл яки ак чәчәкле үсемлек; рус. Мальва 2. Оешма чәчәклеләр семь. өлгергән орлыклары кош тырнагына охшаш, куе сары чәчәкле берьеллык бакча гөле; Ай гөле; рус. Календула. ТЫРНАК УТЫ – Оешма чәчәклеләр семь. күпьеллык үлән; рус. Ястребинка
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.